Беседа: “Материнское сердце”

Беседа: “Материнское сердце”
Фото: tatarstan.ru

26 ноябрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., Кукмара үзәк китапханәсендә “Сөембикә” клубы кунаклары өчен әниләр көненә багышланган “Изге җанлы әниләр” дигән әңгәмә үткәрде.Чара барышында китапханәче кадерле әниләрне бәйрәм белән котлап матур теләкләрен җиткерде. .Бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, әниләрнең җәмгыятьтә, гаиләдә тоткан роле турында әйтеп үтте. Килгән кунаклар, халык шагыйре Р.Миңнуллин, язучы Р..Вәлиев, шагыйрә С.Әхмәтҗанова, шагыйрә Резеда Вәлиеваларның газиз әниләргә багышланган шигырьләрен тыңладылар, төрле кызыклы биремнәрдә катнаштылар.

Барлык әниләр бергәләп “Су буеннан әнкәй кайтып килә”, “Әниемнең җылы кочагы” җырларын җырладылар, әниләре белән бәйле истәлекләрне искә алып үттеләр. Якташ шагыйрә Рафилә Фаттахова   “Әнием шәле” дигән шигырен укып үтте.Әлеге матур бәйрәм чарасы чәй табыны артында дәвам итте.